"Чыршы" бәйрәме.

2019 елның 28 декабре, шимбә

26 декабрь көнне Ямбулат авыл клубында мәктәп һәм китапханә белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен  "Чыршы" бәйрәме үткәрелде. Бөтен балалар да бик теләп катнаштылар: алар җырладылар, биеделәр, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай, үз чиратында, аларга бүләкләр өләште. Бәйрәмнән бөтен балалар да бик канәгать булып бүләкләр һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International