Декабрьнең беренче көннәреннән үк күңелләрдә башлаган сихри, әкияти күренешләр, еш кабатланган Яңа ел җырлары, Кыш бабайлары бергә кушылып, бәйрәм төсмерен арттырамы, күңелгә яктылык-өмет бирәме, әмма шунысы хак: һәр ел саен бу бәйрәм элеккечә үк өлкәннәр дә, балалар да көтә торган бәйрәмнәрнең берсе булып кала бирә. Безнең Баландыш мәдәният йортында Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле уза. Яңа елны каршы алганда, авыл халкының ялын күңелле, мавыктыргыч итеп уздыру максатыннан «Бәхетле билет кем кулында?» дип исемләнгән лоторея уены уйнатылды. Авыл халкы бик теләп, кызыксынып катнашты уенда, чөнки призлары да кызыклы иде: капчыклап икмәк-фураж, түкләп печән-салам, көн-күреш кирәк яраклары һ.б. Һәр билетка приз чыгып бәйрәм уен көлке, җыр-бию белән үрелеп барылды.