26 нчы һәм 27 нче декабрь көнне Олы Нырсы урта мәктәбендә Чыршы бәйрәмнәре һәм Балмаскарад булып узды.

2020 елның 5 гыйнвары, якшәмбе

Яңа ел тамашалары узган залда матур, уңайлы һәм күп кеше иде. Чыршы бәйрәмнәре күңелле музыка белән башланып китте. Геройлар балалар белән бергә төрле маҗаралар, могҗизалар һәм сынаулар үттеләр. Бәйрәмгә чын Кыш Бабай һәм Кар кызы килде. Укучылар бәйрәмгә килүчеләрне матур күренешләр, җырлар белән сөендерделәр. Һәр сыйныф үзенең концерт номерларын күрсәтте. Укучылар сыйныфташларының чыгышларын кызыксынып карадылар, конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы һәр катнашучыга яңа ел бүләкләре һәм мәктәп сувенирлары тапшырдылар. Бәйрәм чыршы янында гомуми әйлән-бәйлән һәм җырлар белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International