Яңа ел-ул искиткеч серле һәм бөтен кеше дә ярата, көтеп ала торган бәйрәм.

2020 елның 5 гыйнвары, якшәмбе

Ул безгә ел буена җитәрлек күп тәэсирләр һәм хис-кичерешләр бүләк итә. Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы коллективы, Яңа ел алдыннан әлеге хисләр балаларның һәм әти-әниләрнең күңелләрдә тагын да тирәнрәк саклансын өчен, бинаны тышкы яктан да, эчтән дә бизәде. Кич белән бинада дистәләрчә утлар  кабына, ә көндез тәрәзәләрдә матур ак карлар әйләнә. Кардан ясалган урман җәнлекләре чыршы тирәли Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән әйлән-бәйлән уйный.  Әмма иң кызыклы һәм серле почмакларны бина эчендә күрергә була.  Салкын урамнан туңып кереп сихри камин янында җылынырга, утырып хыялланырга һәм теләкләреңне язып калдырып  Кыш бабайдан бүләк алырга мөмкин. Яисә карлы, серле  арка янында истәлеккә фотога төшәргә була. Һәм, әлбәттә, купшы бизәлгән чыршы торган залда күңелле җырлар белән әйлән-бәйлән әйләнергә, матур шигырьләр сөйләп, дәртле биюләр биергә була. Бакчабызга рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International