Быел да искәрмә түгел. Бәйрәм алды кәефен тагын да күтәреп, күңелләрдә матурлык һәм хозурлык уятып балалар бакчасы территориясендә кардан ясалган фигуралар, әкият персонажлары барлыкка килә. Бу эш бергәләп, күмәкләшеп башкарыла. Кар сыннары балалар бакчасына керү юлын бизәп тора.