Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, традиция буенча, Сауш балалар бакчасында «Яңа ел бизәкләре» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәне әзерләүдә ата-аналар һәм бакча хезмәткәрләре актив катнашып, үзлǝренеӊ иҗади фантазиялǝрен, хезмәт сөючәнлек һǝм энтузиазмнарын күрсәттеләр. Төрле материалдан ясалган эшләнмәләр үзлǝренеӊ искиткеч матурлыгы, иҗадилыгы, мавыктыргыч булуы белән гаҗәпләндерде. Без искиткеч Яңа ел күргәзмәсе оештыруда катнашучылырныӊ барысына да рәхмәт белдерелде.