Яңа ел бәйрәме үтте

2020 елның 5 гыйнвары, якшәмбе

Менә иң матур,әкияти һәм күңелле Яңа ел бәйрәмнәре дә килеп җитте. Сауш балалар бакчасы балалары һәм аларның әти-әниләре өчен 28 нче декабрь көнне Яңа ел иртәсе узды. Яңа ел ул – балалар өчен хыялларның тормышка ашуы , Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият геройлары белән тылсымлы очрашулар да. Балалар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән рәхәтләнеп күңел ачтылар, кыш турында шигырьләр сөйләделәр, әкият геройлары белән бергә җырладылар , биеделәр, күңелле уеннар һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле һәм шатлыклы булды. Әти-әниләр күңелендә яңа тәэсирләр  һәм хисләр калдырды.  Барысы да Яңа ел бүләкләре һәм искиткеч бәйрәм кәефе алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International