Хуш киләсең, Яңа ел!

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

28 нче декабрь көнне  Олы Мәтәскә  балалар бакчасында  Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәм  бакча мөдиренең бик матур бәйрәм котлавы белән башланып китте. Аннары сүз балаларга бирелде. Алар  җырлар, биюләр башкарды,  шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Бүлмә уртасында урын алган бизәлгән чыршыбыз,  бәйрәмчә кәеф бүләк итте.   Күңелле генә тамаша кылганда Кыш бабай да килеп җитте.  Ул балаларга үзенең күчтәнәчләрен өләште. Аннары бергәләп төрле уеннар уйналды. Бәйрәм әниләргә,  балаларга , килгән кунакларга бик тә  ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International