Теләче 2нче балалар бакчасы хезмәткәрләре Яңа ел балалар күңелендә матур һәм кабатланмас бәйрәм булып истә калсын өчен, бакча бинасын тышкы яктан төрле гирляндалар белән бизәде. Бу гирляндалар кич белән кабынгач, тирә-якны бизәп, бәйрәм рухы тудырып торалар. Шулай ук хезмәткәрләр балалар бакчасына керү юлына буйлап әкияти кар сыннары ясап куйдылар. Быелгы Яңа елның символы – күсене дә әвәләргә онытмадылар!