Музей почмагына экскурсия.

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркем балалары балалар бакчасының мини-музеенда булдылар.

Олылар өчен музей-мәдәни кыйммәтләрне җыю, өйрәнү һәм саклау урыны, ә бала өчен ул, барыннан да элек, үзенә таныш булмаган әйберләр дөньясы. Мини-музей баланы беркайчан да очрашмаган, яңа, таныш булмаган предметлар белән таныштыра, алган хис-кичерешләрен баета, үз халкының, үз гаиләсенең хезмәт нәтиҗәләре, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итә . Күптәннән кулланылыштан чыккан:  прялка, кадка, ухват, кочерга, керосин лампадкасы, чернила,каләм һ.б. кебек сүзләрнең мәгънәсен рәсемнәрдән генә балаларга  күрсәтү һәм сөйләү мөмкин түгел. Шуңа күрә безнең балалар бакчасы тәрбиячеләре  мини-музейга экскурсияләрне еш үткәрәләр.

              

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International