Теләче районында беренче булып кыз бала туды.

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 4 январе  көнне  Балыклы  авылыннан  Румия һәм Айдар Каримовлар гаиләсендә  дүртенче бала ,   Теләче районында беренче булып  кыз  бала туды. Гражданлык хәле  һәм актлар теркәү бүлегендә беренче номер белән   акт   төзелде һәм бала  туу турында таныклык  эшләнде. Каримовлар гаиләсен  бәби туу  уңаеннан котларга   Теләче районы  җитәкчесе  Н.Н.Хаҗипов,  социаль мәсьәләләр буенча Теләче районы  җитәкчесе  урынбасары  Д.С.Гиниятуллин, Теләче районы  хастаханәсенең  баш врачы И.И.Галиуллин, ЗАГС җитәкчесе А.Х.Тимерханова һәм  Алан авыл җирлеге башлыгы   Ә.Г.Хаҗиев  килделәр  һәм Каримовлар гаиләсенә   истәлекле  бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International