2020 елның 3 гыйнварында Арча шәһәрендә 2006-2007, 2008-2010 елда туган егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Арча муниципаль районының ачык шәхси – команда беренчелеге булып узды. Әлеге ярышларда 6 команда катнашты, шул исәптән өстәмә белем бирү педагогы Радик Габбас улы Абзалилов командасы да. Шәхси зачетта призлы урыннарны алдылар:
Пашин Вячеслав-3 урын
Губаева Кәримә – 2 урын
Гобәев Кәрим – 2 урын
Команда зачетында 3 нче урынны алдылар.