Айдар авылы китапханәсе Волгоград муниципаль мәдәният учреждениесенең үзәк китапханәсе оештырган "Китапларга Яңа ел" дип исемләнгән китапханә акциясенә кушылды. Китап укучылар өчен яңа ел, Кыш бабай, чыршы, Яңа ел маҗаралары турындагы китаплардан күргәзмә оештырылды. Шулай ук бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре, яңа китаплар белән дә танышырга мөмкин иде.