Ул “ВКонтакте” социаль челтәрендә Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан оештырылып үткәрелә торган онлайн-проект. Мин бу марафонда инде дүртенче тапкыр катнашам. Әйдәгез, дуслар! Татар телен саклап, яратып, яңа китаплар, язучылар белән танышып бару өчен, киләсе Россиякүләм “Әдәби марафон”нарда да бергәләп катнашыйк.