“Китаплар сараенда яңа ел”

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Балаларның кышкы каникул чорын күңелле, мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә “Китаплар сараенда яңа ел” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Батыр куяннар” дип исемләнгән әкият сәхнәләштерелде. Бәйрәм барышында “Яңа елда яңа китап” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Балалар күргәзмә белән бик теләп таныштылар һәм күңеленә хуш килгән китапларны сайладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International