Китап укучыларны китапханәгә тарту максатыннан уздырылган чарадан балалар да, өлкәннәр дә читтә калмады. Һәркем үзенең күңеленә якын китап һәм журналлар сайлады. Ә китапханәче үзенең укучыларына иң матур теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.