Яңа ел бәйрәмнәрен кардан ясалган сыннарсыз күз алдына китереп булмый.

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Теләче беренче номерлы балалар бакчасы коллективы да  бик теләп Яңа ел бәйрәмнәренә кардан сыннар ясадылар.  Район комиссиясе матур сыннарны карап, коллектив эшчәнлеген югары бәяләде  һәм балалар бакчасы кар сыннары белән ишегалдын бизәү конкурсында  җиңүче булды. Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Н.Н. бакча мөдире Салихова Р.Г.га кар сыннары белән бакча янын бизәүдә тырышлыклары өчен бассейнга барырга сертификат тапшырды. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International