Яңа ел бәйрәмнәрен кардан ясалган сыннарсыз күз алдына китереп булмый. Баландыш төп мәктәбе коллективы кар сыннары белән ишегалдын бизәү конкурсында бик теләп катнашты. Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы мәктәп директоры Хузин Й.Р ка кар сыннары белән мәктәп янын бизәүдә тырышлыклары өчен бассейнга барырга сертификат тапшырды. Котлыйбыз!