Бу дата уңаеннан, Субаш авылы китапханәчесе Петрова Л. ел дәвамында китап укучыларга тәкъдим ителәчәк «Ялкынлы еллар хәтере» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар безнең өчен иң кадерле, иң изге китаплар булды. Безнең арада исән фронтовиклар азая бара, яшь буынга халкыбызның, ата-бабаларыбызның үлемсез батырлыгы турындагы китаплар кыйммәтрәк булырга тиеш. Китапханә укучыларны әдәби китаплар аша Бөек Ватан сугышы сулышын тоярга чакыра.