Бу вакыйга уңаеннан, Субаш авыл китапханәсендә ТАССР төзелү тарихы, аның үсеше, мирасы белән бәйле, «Татарстан – уртак йортыбыз» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә татар һәм рус телләрендә, хәзерге заман һәм шулай ук элеккерәк елларда нәшер ителгән китаплар урнаштырылган.