2020 елның 17 гыйнварында Саба районы Сатыш авылында көрәш буенча 2004-2005, 2006 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында яңа ел турниры булып үтте. Барлыгы 2 районнан 100-дән артык спортчы катнашты. «Теләче» спорт мәктәбеннән дә көрәшчеләр унышлы чыгыш ясады.