Кышкы озын кичләрдә элек-электән безнең әбиләребез, әниләребез җыйнаулашып бер-берсенә кул эшләрен кыстырып, кич утырырга йөргәннәр.

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Миллли көйләребезне көйләп, җырлый-җырлый чигү чиккәннәр, бәйләм бәйләгәннәр, җеп эрләгәннәр. Куллары, күзләре талып китсә, уеннар да уйнап алганнар, табышмаклар, мәкальләр әйтешкәннәр, тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчкәннәр.

Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Ахирәтләр” берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә “Кич утыру” фольклор кичәсе узды. Кичәдә халкыбызның милли уеннары “Йөзек салыш”, “Наза”, “Түгәрәк” һ.б. уеннар уйналды, татар халык җырлары җырланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International