Иртәнге гимнастика

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Иртәнге гимнастика мәктәпкәчә яштәге балаларны сәламәтләндерү буенча мөһим компонент булып тора. Ул балаларны  сәламәтлекләрен ныгытуга, физик сыйфатларын һәм сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Теләче 2нче балалар бакчасында балаларның физик үсеше өчен яхшы шартлар тудырылган: якты, иркен физкультура залы һәм бакча тирәсендә спорт мәйданчыгы бар. Физкультура тәрбиячесе Хәбирова А.Р. балалар белән иртәнге гимнастиканы бик кызыклы һәм мавыктыргыч формалар кулланып алып бара. Балалар да һәр иртә бик теләп музыка астында төрле күнегүләр эшлиләр. Иртәнге комплекслы сәламәтләндерү күнегүләре балаларның кәефләрен күтәреп кенә калмый, аларны рухи яктан да үстерә: хезмәттәшлек итә белүне һәм дустанә мөнәсәбәтләр тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International