Кыш-кошлар өчен авыр вакыт, бигрәк тә ул кырыс һәм карлы булса.

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Кышын  кошлар  кеше яши торган тирәгә ныграк тартыла башлый. Ачлык аларны табигый саклык турында онытырга мәҗбүр итә.

    Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында “Кошларга ярдәм итик!” дигән акция  игълан ителде. Мондый  акция безнең балалар бакчасында ел саен үткәрелә. Балалар кошларга ничек тә булса ярдәм итү өчен әти-әниләре белән бергә әлеге акцияга кушылдылар. Бакчабызның уртанчылар төркеменә йөрүче балалар да әлеге акция га бик теләп кушылды. Берничә көн эчендә балалар әти-әниләре белән бергә кышлаучы кошлар өчен җимлекләр ясап алып килделәр. Бу биремгә барысы да иҗади һәм җаваплы карадылар. Җимлекләр үзенчәлекле  һәм матур: агачтан, пластмасса савытлардан һәм кәгазь тартмалардан эшләнгән. Һәркайсының үз үзенчәлеге бар! Балалар үз җимлекләрен кайда урнаштырырга кирәклеге турында озак уйланмадылар.  Балалар бакчасы тирәсендә үсүче, нәкъ менә үз төркемнәренең тәрәзәләре каршында, нинди кошларның килүен һәм нинди азыкның ашавын белү өчен, агачларга элделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International