Олы Мишә урта мәктәбендә һәр ел саен “ Җимлек “ операциясе үтә. Бу чара укучыларга экологик тәрбия бирү, кошларга ярдәм итү, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан оештырыла. “ Җимлек “ операциясендә башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре актив катнаша. Мондый чаралар мәктәп, укучылар, әти-әниләр арасында хезмәттәшлекне ныгыта.