21 нче гыйнвар көнне Үзәк урта гомумбелем бирү мәктәбендә ТАССРның 100-еллыгына багышланган кичә уздырылды.

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Анда укучылар Татарстанның тарихы һәм мәдәнияте белән танышты. Өстәмә белем бирү педагоглары Кәримуллина Р.Р., Хаҗиева Г.Р. һәм авыл китапханәчесе Хаҗипова Ф.Ә. “ТАССРның иң яхшы логотипы” дигән бәйге үткәрде. Җиңүчеләре – Шигаева Анастасия һәм Заһидуллина Сабина. Чара ахырында түгәрәккә йөрүчеләр мәктәп музеенда оештырылган ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән таныштылар. Аны музей активистлары әзерләгән иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International