Җыенда Теләче муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Н.Н.Хазипов, Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Г.Фатхуллин, Теләче муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И,Х.Хамидуллин,төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Мараков авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. Халыктан бирелгән сораулар тыңланылды, анализланды. Халык җыены үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты белән башланып китте.