Анда укучылар Татарстанның тарихы һәм мәдәнияте белән танышты. Өстәмә белем бирү педагоглары Нәбиуллина Р.Р., Хаҗиева Г.Р. һәм авыл китапханәчесе Хаҗипова Ф.Ә. “ТАССРның иң яхшы логотипы” дигән бәйге үткәрде. Җиңүчеләре – Шигаева Анастасия һәм Заһидуллина Сабина. Чара ахырында берләшмәгә йөрүчеләр мәктәп музеенда оештырылган ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән таныштылар. Аны музей активистлары әзерләгән иде.