Халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар – хәрәкәтле уеннар. Тәрбиячеләр балалар белән “Күз бәйләш”,“Оясыз күке”, “Куян”, “Казлар-аккошлар”, “Җиз бүкән”, “Песи һәм тычкан” һ.б. хәрәкәтле уеннар уйныйлар.Әлеге уеннар ярдәмендә безнең балалар тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсәләр.