Безнең җиңүче.

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

22  нче  гыйнварда   Теләче урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Саттарова Тәслимә Фатыйховна  район мастер – класслар конкурсында  катнашты . Укытучылар мастер – классларда үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Башлангыч сыйныф укытучысы Саттарова Тәслимә Фатыйховна конкурста   җиңү яулады.  Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International