Ашау вакытында үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен формалаштыру

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 Теләче 2нче балалар бакчасында рациональ туклануны оештыру, ягъни яшь буынның физик һәм психик яктан сәламәт булып үсүендә, инфекцияләргә һәм тышкы мохитнең башка тискәре факторлары каршы торучанлыгы арттыруга зур игътибар бирелә. Чөнки балалар көннең нәкъ менә күпчелек вакытын балалар бакчасында үткәрәләр. Рациональ туклануны оештыруда мөһим момент булып дөрес сервировка тора: ул культура-гигиена күнекмәләрен ныгытуда зур роль уйный; өстәлнең эстетик бизәлеше балаларның игътибарын ризыкларга җәлеп итәргә һәм аппетитны арттыра булыша.

    Теләче 2нче балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр һәр көнне үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен формалаштыралар һәм ныгыталар: өстәлгә салфеткалар җәяләр, өстәл приборларын  тараталар, пөхтә ашау турында кайгырталар. Балалар бу кызыклы һәм файдалы процесста бик теләп катнашалар, үзләрен ашауны оештыруда җаваплы, алыштыргысыз ярдәмчеләр итеп тоялар. Бу тәрбиячеләр тарафыннан алып барыла торган эшчәнлек,  балаларга өстәл янында дөрес утырып, пөхтә, тавышланмыйча ашау күнекмәләрен һәм эстетик зәвыгын үстерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International