2020нчы елның 23 нче январендә Айдар авылы мәдәният йортында Айдар авыл җирлеге Советының 2019 елда эшләгән эшләре турында отчет җыелышы булды. Җыелышта Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы депутаты Садриев Камил Гайнетдинович, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович, Теләче районы оешма җитәкчеләре катнашты. Айдар авыл җирлегенең 2019 елда эшләгән эшләре турында авыл җирлеге башлыгы Хазиев Р.Р. чыгыш ясады һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Шулай ук авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хаҗипов Н.Н. чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.