22 гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбе базасында район педагогларының һөнәри осталыгын арттыру, федераль дәүләт белем бирү стандартларын нәтиҗәле гамәлгә кертү максатыннан “Беләбез, өйрәтәбез” дигән темага башлангыч сыйныф укытучылары арасында мастер - класслар конкурслары үткәрелде.. Конкурста барлыгы 12 укытучы чыгыш ясады.
Әлеге бәйгедә Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Саттарова Тәслимә Фатыйх кызы җиңү яулады.
Хәсәнова Гөлсия Әхмәт кызы (Алан урта мәктәбе), Тимербайева Фәния Миннехаҗип кызы (Баландыш төп мәктәбе), Насыйрова Энҗе Мәсгуть кызы (Ямбулат башлангыч мәктәбе), Шәйхетдинова Роза Валериановна (Шәтке урта мәктәбе), Әмирова Айгөл Мәгазь кызы (Җиңүгә омтылу номинациясендә, Максабаш башлангыч мәктәбе) призерлар булдылар.
Конкурста җиңүчеләргә һәм катнашучыларга район мәгариф бүлеге мактау кәгазьләре тапшырылды.