Өлкән сыйныф әйдаманнары башлангыч сыйныф укучылары белән эшләгәндә, лидерлыкны үстерү мөмкин.
Шушы уңайдан 2020 елның 23 январендә, Теләче урта мәктәбе базасында “Иң яхшы әйдаман” бәйгесе узды. Анда Гиниятулллина Дилә ( Олы Мишә урта мәктәбе), Гилазова Таңчулпан (Баландыш төп мәктәбе), Муртазина Руфия (Иске Җөри урта мәктәбе), Җаббарова Айгөл (Теләче урта мәктәбе), Халилова Алия ( Олы Нырсы урта мәктәбе ), Загидуллина Сабина ( Узәк урта мәктәбе), Валиуллина Илҗзира(Олы Мәтәскә урта мәктәбе), Кутдусова Алмазия (Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе) әйдәманнары көч сынаштылар. Олы Мәтәскә урта мәктәбеннэн Валиуллина Ильзира Гран-При исеменэ лаек дип табылды.