25 гыйнварда "Ел укытучысы-2020" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабынын җиңүчеләре Арча шәһәрендә узган зона этабында катнаштылар.
Теләче урта мәктәбенең химия укытучысы Тимербаева Миләүшә Рузбик кызы, Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Жукова Римма Александровна, Баландыш төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Саруханян Алинә Сейран кызы ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәттеләр.