«Иң яхшы әйдаман»

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

23 нче гыйнвар көнне  Фатих  Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Валиуллина Илзирә  республикакүләм  «Иң яхшы әйдаман» конкурсының муниципаль этабында катнашты. Илзирә  Гран-прига  лаек булды.Әлеге конкурска Илзирәне мәктәпнең  педагог – оештыручысы  Газизова Равилә Исмәгыйль кызы  әзерләде . Илзирә конкурсның республика этабында район данын  яклаячак. Без аны котлыйбыз һәм республика этабында җиңеп кайтуын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International