Презентация күрсәтелде.

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

24 нче гыйнвар көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Теләче урта мәктәбенең 4 нче «в» сыйныфы укучыларына «Дети блокадного Ленинграда» дип исемләнгән презентация күрсәтелде.

27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата. 76 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында, 872 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Әлеге презентация ярдәмендә Ленинград оборонасының тарихи әһәмияте, шул вакыттагы канкойгыч вакыйгалар, фаҗигале хәлләр белән таныштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International