«Ленинград блокадасы» темасына сыйныф сәгате үтте

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

24 нче гыйнвар көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Ленинград блокадасы” темасына сыйныф сәгатьләре үтте. Сыйныф сәгатен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы  Газизуллин Р.А. үткәрде. 5-11 нче сыйныф укучылары укытучының чыгышын тыңладылар, документаль фильм карадылар. Совет гаскәрләренең батырлыкларына сокландылар, ачлыктан газапланган халыкны күреп тетрәнделәр. Сугыш темасына багышланган сыйныф сәгатьләре укучыларда патриотлык, ихтыяр көче сыйфатлары тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International