“Мини-футбол-мәктәпләргә”

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

         25 гыйнвар көнне “Батыр” спорт комплексында 2004-2005 елгы егетләр, 2006-2007 елгы кызлар арасында “Мини-футбол-мәктәпләргә” Бөтенроссия проекты кысаларында Татарстан Республикасының белем оешмалары арасында мини-футбол буенча республика ярышлары узды. Ярышларда Кукмара, Мамадыш, Теләче районнары, Казан һәм  Яр Чаллы шәһәрләре командалары катнашты. Ачылыш тантанасында район  башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Д.С. Гиниятуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары  А.Р. Сабирова, Казан шәһәренең  мини-футбол федерациясе җитәкчесе С.В.Рожков катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International