25 гыйнвар көнне Шараш авыл китапханәсендә «Итак, она звалась Татьяной…» дигән китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрелде. Әлеге күргәзмәдә бәйрәм турында һәм төрле илләрдә ничек билгеләп үтелүләре турында сөйләүче китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде. Татьяна көненә Татьяна исеме язылган китаплар тупланды. Күргәзмәнең икенче өлеше укучыларыбызны Татьяна исеме булган авторлар белән таныштыра. Күргәзмә янында сөйләшкәндә кунаклар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, рус халкының борынгы заманнардагы гореф-гадәтләре һәм йолалары турында белделәр. Шигырьләр, мәкальләр, әйтемнәр, конкурслар һәм викториналар әлеге бәйрәм атмосферасына күмелергә ярдәм итте. Бу көнгә материал тупланды һәм «Татьяны, прославившие русскую литературу» альбомы әзерләнде.