25 нче гыйнварда Студентлар көне билгеләп үтелә.

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Студент тормышы – иң күңелле, өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, ә җитди эшләр чоры да, аның да үз авырлыклары була. Чөнки, чын студент күп белергә, күп нәрсәләр белән мавыгырга, китап белән дус булырга тиеш.Ә менә шул очракта студентка, төрле китапларга бай булган - китапханә фонды ярдәмгә килә. 25 нче гыйнварда Студентлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә,  авылыбызның төрле уку йортлары студентлары  катнашында "Студент елларының онытылмас мизгелләре" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, кем тарафыннан кабул ителүе белән таныштырды.  Алар уку чорында үзләре тарыган төрле истәлекле вакыйгаларны искә төшерделәр, кызыклы сорауларга тапкыр җаваплар бирделәр, әдәби әсәрләрдәге кызыклы фразаларны  табып, бер-берсенә тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International