Сәламәтлекнең нигезе, мәктәпкәчә яшьтә, балалар бакчасында салына. Кечкенәдән сәламәтлеге турында кайгырмаган кеше, олыгайгач аны кире кайтара алмый. Шуңа күрә, Теләче 3нче балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең төп бурычлары булып-балаларның организмын ныгыту, сәламәтләндерү һәм чыныктыру чаралары куллану тора.
Үз эшебездә без бакчабыз шәфкать туташы тәкъдим иткән чыныктыру чаралары системасын кулланабыз. Менә бүген кече яштәге төркем балаларына салкын тиюдән профилактика чарасы булып сарымсак суы бирелде, һәр төркемнәрдә киселгән сарымсаклар да куела.