2020 елның 27 гыйнвар көнендә Саба районы Елыш авылында туып үскән, хәзерге көндә Баландыш авылында яшәүче тыл ветераны Тимергалиева Миннегәләм Сираҗетдин кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Миннегәләм апага Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның теләкләрен, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырды. Шулай ук Миннегәләм апаны Саба муниципаль районы башкарма комитетының апарат җитәкчесе Марат Каримов та котлап узды. Баландыш авыл җирлеге башлыгы да шулай ук изге теләкләрен җиткерде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.