2020 елның 28 гыйнварында «Батыр» спорт комплексы базасында «Инвалид, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти – әниләре өчен клуб» дип исемләнгән проект эшен башлап җибәрде. Бу проектта дәвалау физкультурасы буенча инвалид балалар белән тернәкләндерү дәресләре каралган. «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге әлеге проектның социаль партнеры булып тора һәм балаларга, аларның ата-аналарына бу эштә психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтә. Әлеге проект буенча дәресләр атнага бер тапкыр үткәрү планлаштырыла. Балалар тренер белән шөгыльләнгәндә, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ата-аналар белән төркемле дәресләр үткәрәчәк, кирәк булганда, балалар белән дәрес вакытында психолог тарафыннан индивидуаль эшләүләр дә каралган.