Россия Федерациясендә Россиянең Хәрби дан көне - Ленинград шәһәренең блокадасын өзү көне билгеләп үтелә

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

27 гыйнварда Россия Федерациясендә Россиянең Хәрби дан көне - Ленинград шәһәренең блокадасын өзү көне билгеләп үтелә. Ленинград блокадасы 1941 елның 8 сентябрендә башлана. 900 көн авырлыктан соң 1944 елның 27 гыйнвар көнендә Ленинград блокадасы өзелә. Шушы Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан сугышчыларга Ленинградта һәйкәл куела. Шушы истәлекле көн уңаеннан «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Хөсәенова Л.З. балалар белән зур сугышның бары бер ноктасы - Ленинград блокадасы турында әңгәмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International