27 нче гыйнварда ГИБДД испекторы Р.Х. Назиров, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, юл һәлакәтләрен булдырмау максатыннан, Теләче урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары белән очрашты. Р.Х. Назиров балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклау, тәртип бозуларны булдырмау турында сөйләде. Очрашу бик файдалы булды.