Бүгенге рәсем шөгылендә зурлар төркеме балалары кышкы табигатьнең үзенчәлекле якларын кәгазьгә төшерделәр. Рәсем аркылы балалар кышкы табигатьнең матурлыгына ничек соклана белүләрен, күзәтүчәнлекләрен һәм кызыксынучанлык сыйфатларын чагылдырдылар.Рәсем аркылы алар сүзлек запасларын үстерделәр. Табышмаклар, шигырьләр өйрәнделәр. Бергәләп җырлы-уен "Кышкы урманга килдек" уенын уйнадылар.