Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова И.М. 7-8 сыйныф укучылары белән Б.Л. Васильевның “Монда таңнар тыныч...” повесты буенча “Кызлар сугыш өчен тумыйлар...” темасына китап укучылар конференциясе үткәрде. Чара сугышның кешелек өчен иң зур явызлык икәнлеген күрсәтү максатыннан оештырылды. Шулай ук укучыларда ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләү, аңлап уку күнекмәләрен үстерү, үз фикеренне тыңлаучыга җиткерә алу бурычлары да куелган иде.