Балалар түгәрәктә шахмат тактасы, фигуралар, әлеге уенның барлыкка килү тарихы һәм аны уйнау үзенчәлекләре белән танышалар. Мондый шөгылләр логик һәм абстракт фикерләүне камилләштерергә ярдәм итә, хәтерне яхшырта, анализларга һәм фаразларга, игътибарлы булырга һәм максатчанлыкны үстерергә өйрәтә. Шахмат уйнау шулай ук балаларның уртак эшчәнлеген дә күз алдында тота: аларга аралашу күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә, бер-берсенә сакчыл карарга өйрәтә. Әлеге түгәрәккә йөрүче балалар инде төп терминнарны үзләштерделәр, барлык фигураларны да өйрәнделәр һәм бу уенны иркен, зур теләк белән уйныйлар.