XVреспубликакүләм фәнни-эзләнү конференциясе үткәрелде.

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

25 гыйнвар көнне Казан шәһәренең 14 гимназиясендә укучыларның күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге XVреспубликакүләм фәнни-эзләнү конференциясе үткәрелде. Әлеге конференциянең йомгаклау этабында чыгыш ясап Теләче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы  Латыйпова  Динә (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсәдуллина Зөлфия Наил кызы) Мәгариф һәм фән министрлыгының  1 дәрәҗәдәге дипломы белән,  Баландыш  мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Ситдикова Камилә III дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе математика укытучысы Тимербаева Флера Рәхимҗан кызы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International